Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе
Күптән түгел сәнгать мәктәбе игълан иткән “Җырлы моңлы балачак” проектының йомгаклау туры узуын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу көнне җыр бүлеге укытучылары Гөлназ Йосыпова, Гүзәл Галиева һәм Айгөл Шәйгәрданова кул астында шөгыльләнгән төрле авыл мәктәпләре һәм балалар бакчалары нәниләре чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, Гөлназ Йосыпова сыйныфында шөгыльләнгән Диләрә Хафизова (Тойгелде), Салават Латипов (Мөслим), Зөһрә Йосыпова (Иске Карамалы), Айгөл Шәйгәрданова сыйныфында бер ай дәвамында белем алган Азалия Мирхаҗианова (Күбәк), Рүзилә Шәяхмәтова (Күбәк), Лиана Сибаева, Гүзәл Галиева җитәкчелегендә җыр серләренә төшенгән Динә Мөхсинова (Мөслим), Әминә Салихова (Мөслим), Ләйлә Шәймөхәммәтова (Үрәзмәт), Лилиана Зиннурова (Мөслим) проектның җиңүчеләре дип табылдылар. Аларга сәнгать мәктәбенең яз айларында узачак отчет концертында чыгыш ясау мөмкинлеге тудырылды. Исегезгә төшерәбез, “Җырлы моңла балачак” проекты Россия күләмендә узучы “Голос” проекты формасында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International