Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары өченче уку чирегенә йомгак ясау белән мәшгуль. Гадәттә, укучылар чирек дәвамында үзләштергән белемнәрен зачет рәвешендә тапшыра. Шулай итеп, 16 март көнне – вокал бүлеге, 20 март көнне – театр сәнгате бүлеге, 21 мартта халык уен кораллары бүлеге укучылары зачет бирде. Җырчылар 1 композиция, халык уен кораллары бүлеге укучылары төрле характердагы ике көй тапшырды. Театр сәнгате бүлегендә белем алучылар сәнгатьле итеп әсәрләрдән өзек сөйләп күрсәтте. Зачет нәтиҗәләре буенча һәр укучыга чирек билгесе чыгарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International