Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучылары һәм укытучылар өчен мастер-класс үткәрелде. Бүлек җитәкчесе Гөлназ Йосыпова “Бер җыр төрле стильләрдә” дигән темага балалар өчен кызыклы да, файдалы да чара уздырды. Беренче чиратта, мастер-класста катнашучылар классика-опера, поп җыр, электрон музыка, рок, рэп, джаз, техно кебек стильләр белән танышты, алар турында теоретик мәгълүмат алды. Соңыннан, барлык катнашучылар, командаларга бүленеп, “В траве сидел кузнечик” дигән җырны алда әйтелгән стильләрдә башкарып карады. “Иң матур булып әлеге җыр самбо стилендә яңгырады”, – ди мастер-классны оештыручы Гөлназ Йосыпова. Бию хәрәкәтләре, уен коралларында кушылып уйнау яшь музыкантлар күңеленә хуш килде. Нәтиҗә буларак, Гөлназ Йосыпова укучылар өчен тест уздырды. Иң оригиналь импровизация авторы дип Булат Латипов табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International