2017 елның 4-7 сентяберендә “Идел” яшьләр үзәге базасында “Татарстан Республикасының балалар берләшмәсе Советы” утырышы узды. Җыелышта Яшь гражданнар Форумы оештыру турында сөйләшенде, балалар иҗтимагый берләшмәләрен үстерү өчен түгәрәк өстәл уздырылды, республикакүләм проектлар ясалды. Шулай ук утырыш кысаларында Татарстан Республикасының Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең балалар җәмәгать ярдәмчеләренең профиль сменалары да булды. Анда Мөслим районы буенча балалар җәмәгать ярдәмчесе Игнатьева Полина катнашты.