Сарман районының «Юл хәрәкәте иминлеге» бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдикова район үзәгендәге һәм Михайловка урта мәктәбенең 1 класс укучылары белән очрашты. Ул укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, викторина үткәрде. Балалар табышмаклар чиштеләр, юл йөрү билгеләрен аңлаттылар, вакытка пазллар җыйдылар. 1 класс укучыларын «Юл хәрәкәте иминлеге» сафларына кабул итү чарасында Алсу Разиновна һәр балага яктырткыч элементлар таратты.