Мөслим лицее базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының секция утырышы узды. Утырышта барлыгы 26 укытучы катнашты. Алар белән берлектә 2016-2017 нче уку елына тулы анализ ясалды, 9-11 нче сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча сорауларга җаваплар эзләнелде. Шулай ук гимназия укытучылары А.Мирзаянов, И.Юлдашевның мастер-класслары каралды. Секция утырышы 2017-2018 нче уку елына план кабул итү белән тәмамланды.