6 нчы сентябрь көнне Мөслим лицее базасында район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәләре буенча секция утырышы узды. Семинарда еллык эшләргә анализ ясалды, 2017-2018 нче уку елына максат һәм бурычлар куелды, укучыларда этномәдәни компетентлык тәрбияләү максатыннан куелган чыгышлар тыңланылды һәм мастер-класслар каралды. Шулай ук укытучыларны борчыган сораулар буенча түгәрәк остәл артында әңгәмә узды.