Бүген, 5 сентябрь көнне, район белән танышу өчен Зәй районыннан делегация килде. Алар “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәген дә читләтеп узмадылар. Әлеге делегация “Офык” берләшмәләрнең яңа технологияләре һәм эше белән танышты. Алар зур кызыксыну белән берләшмәләрнең эш бүлмәләрен карадылар һәм үзләре өчен бик куп кирәкле мәгълүмат алдылар.
Киләчәк бездән башлана!