Быел районыбызның шактый урыннары, шәхси хуҗалыклар язгы ташудан зыян күрде. Район Башлыгы Альберт Хуҗин шундый территорияләрнең берсе – Ык буенда булды.
"Кояшлы Ык" ял паркында төзекләндерү эшләре башланды. Район мәктәпләре, Мөслим политехника техникумы, спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлеге вәкилләре әлеге эшкә зур өлешләрен кертә. Чисталык өмәсенә кушылган һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!м