24.05.2017 - Соңгы звонок, соңгы дәрес - ник бераз соңламадың???..... Җирлектә 4 укучы 9 сыйныфны тәмамлый. Соңгы звонок бәйрәменә әзерләнгән зал иртәгә бик күп кунакларны каршы алачак: укучылар, укытучылар, ата-аналар....
2016-2017 нче уку елы тәмамлану белән котлыйбыз.
Иртәгә иртәнге сәгать 09:00 Югары Табын авылында мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәме башланачак. Барыгызны да көтеп калабыз!!!
.jpg)

.jpg)
.jpg)
08/05/2017 - Югары Табын авылы. Җирлектә иң күп ир-атын сугыш кырларына озаткан авыл. 9 Май - Бөек Җиңүнең 72 - еллыгын бәйрәм итү чарасы һәйкәл янында котлаулар, балалар чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәмнең төп өлеше төгәлләнгәч, кунакларны ашханәдә бәйрәм табыны көтте.
Бөек Җиңүгә 72 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Бу кансыз сугышка безнең Түбән Табын авылы җирлегеннән 874 кеше киткән. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз", - дип китсәләр дә, 353 авылдашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, 521 е исән – сау туган нигезләренә әйләнеп кайтып, күбесе инде кайткач вафат булды. Жирлегебездә - сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә, шулай ук яу кырларыннан кире әйләнеп кайтып вафат булучылар истәлегенә бүгенге көндә - 3 һәйкәлебез-облискыбыз бар. Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул - сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Батырларыбызның исемнәре мәрмәр ташка язып куелган. Без аларның исемнәрен мәңге онытмабыз! Кызганыч, инде бугенге байрәмнәрдә ветераннарыбызның ратларе сирәгәйде. Бүгенге көнгә жирлегебездә бары тик 1 сугыш ветераныбыз исән-сау. Ул - Югары Табын авылыннан – Габдрахимов Габдрахман Габдрахим улы. Ирләрен югалткан Тол калганнар саны – 11 кеше. Тыл ветераннары – 28 кеше. Дәһшәтле сугыш чорының аяусызлыгын күреп үскән сабыйлар = сугыш чоры балалары – 109 кеше. Хөрмәтле кунаклар, ветераннар! Бүген без, Сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык. Хөрмәтле ветераннар! Бүгенге бәйрәм өчен оештырылган чарабызны Сезгә багышлыйбыз.
.jpg)

08/05/2017 - Тугаш авылында һәйкәл ачылды. Кайткан кунаклар, район вәкиле, сугышчан-интернационалистлар, укучылар катнашында бәйрәм бик күңелле узды.
.jpg)
.jpg)
08/05/2017 - Түбән Табын авылы һәйкәле янында бик матур бәйрәм чарасы узды. Укучылар, сугышчы-интернационалистлар, авыл халкы катнашында бәйрәм матур хатирәләре белән истә калды.
Соңгы яңарту: 2017 елның 29 мае, 15:04