
4 декабрь көнне Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Өч кыз туган” татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр.

Тойгелде, Ташлыяр,Игенче, Атлас авылларында авыл җирлеге депутатлары һәм бюджет сферасы хезмәткәрләре катнашында инвалидлар белән очрашу үткәрелде. Депутатлар инвалидларның тормышы, яшәеше белән таныштылар, күчтәнәч пакетлары тапшырдылар.
Тойгелде авылы китапхәнсендә “Фәтхулла Абдуллинга 80 яшь” дигән темага 8-9 сыйныф укучылары белән китапхәнәче Бахтагараева Нурия әңгәмә уздырды.
Соңгы яңарту: 2017 елның 19 декабре, 13:59