Август ае яңалыклары

Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне уңаеннан, Херосима һәм Нагасаки корбаннарын искә алып, Иске Карамалы авыл мәдәният йортында балалар белән "Афәтләрнең шомлы кайтавазы" исеме астында чара узды. Биредә бу афәтле вакыйгалар турында презентация һәм
документаль фильм күрсәтелде, япон кызы Садако Сасаки һәм ул ясаган кәгазь торналар тарихы бәян ителде. Бер гаепсез һәлак булганнар искә алынды һәм бөтен җир шарында тынычлык булуына теләкләр теләнде.

 

 

 

 

 

 

 

Яңа Карамалы авыл клубында "Коррупциясез балачактан" дип исемләнгән чара узды".

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

8 август- Бөтендөнья мәчеләр көне. Яңа Карамалы авыл клубында "Минем яраткан мәчем" темасына викторина булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

         Иске Карамалы мәдәният йортында Халыкара светофор көне "Яшел күзле дустыбыз" исеме астында оештырылган балалар өчен танып белү-күңел ачу программасы белән билгеләп үтелде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

        10 август көнне Иске Карамалы авылы буасы янында авыл халкы өчен "Су буенда учак яна" исеме астында табигатьтә ял кичәсе узды. Программада кызыклы уеннар, дәртле җырлар, тәмле уха һәм дискотека булды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

11 августта Иске Карамалы мәдәният йортында "Күңелләргә якты балкыш - иман нуры безгә иңсен" дип аталган Корбан бәйрәменә багышланган кичә узды.Биредә вәгазьләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр яңгырады, догалар укылды, корбан ите белән пешерелгән пылаудан авыз ителде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстанда 14 октябрьдән аналоглы телевидение  эшләүдән туктый. Цифрлы форматта, яхшы сыйфатта  бушлай 20 канал карау мөмкинлеге туачак. Өй яки кесә телефоныннан 8-800-222-8-716 номеры буенча шалтыратып, приставканы кайдан сатып алу, җиһазны ничек кую турында белешеп була.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

15 нче август көнне 43 нче Ык буе бермандатлы сайлау округы буенча IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына кандидат Хабибуллин Альберт Галимҗан улы Иске Карамалы авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Халык белән очрашуда депутатлыкка кандидат үзенең депутатлык эшчәнлеге, үзенә алга куйган максат-бурычлар белән таныштырды. Һәр җирлектә халыктан кергән сорауларның чишелешен тәэмин итүне дә үзенең эш планына кертәчәген ассызыклады. Иске Карамалылар бик актив булдылар, үзләрен борчыган сорауларны да бирделәр.

 

 

 

 

 

 

 

25 август көнне Иске Карамалы һәм Яңа Карамалы авыл клубында Ләйлә Карамова җитәкчелегендә Азнакай шәһәре студентларының "Авылда кунакта" исемле ял концерты булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

        Күптән түгел Россия Хөкүмәте премьер — министры Дмитрий Медведев Россия хакимиятләренең төп бурычы-гомер озынлыгын гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен арттыруга ирешү, ягъни кешенең актив чорын озайту, дип белдерде. Монда профилактик караулар һәм диспансерлаштыру хәлиткеч әһәмияткә ия. Диспансерлаштыру, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү һәм авыруларны ачыклау өчен скрининг тикшеренүләре үткәрү максатларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләргә үткәрелә.

     1 сентябрьдән «Демография»милли проектының «өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру башлана.     Шуның белән бәйле рәвештә, милли проект кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре планлы диспансерлаштыру буенча әзерлек эшләрен алып баралар (65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениесенә илтү буенча графиклар төзелгән, мобиль бригада составында җаваплы затлар билгеләнгән).

 

 

 

 

      Иске Карамалы мәдәният йортында "Сау бул, җәй" исемле тематик концерт узды. Биредә якташыбыз Ләйлә Карамова һәм Азнакайның кабынып килүче йолдызлары - Азамат Миргалеев, Динарис Баширов, оста баянчы Газинур Равиловлар тамашачыны дәртле җырлары, искиткеч матур көйләре белән сөендерделәр, бик матур ял кичәсе бүләк иттеләр. Соңыннан яшьләр өчен бию кичәсе оештырылды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   28 нче август көнне Яна Карамалы авыл клубы каршында балалар өчен “Бәхетле кешеләр иленең серләре” исемле квест уены булып узды.

 

 

 

 

 

 

 

Мөслим муниципаль районы Иске Карамалы 2010 нчы сайлау участогында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга әзерлек бара.

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 29 августы, 10:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International