Октябрь ае яңалыклары 2019 ел

Репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан, Яңа Усы авылы китапханәчесе  “Нахакка җәберләнүчеләр” дигән темага әдәби сәгать үткәрде. Презентация ярдәмендә шушы  көннең тарихы, политик репрессия корбаннары турында кыскача белешмә бирде. Соңыннан укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, репрессиягә дучар булган Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” фаҗига-хроникасың кыскача эчтәлеге белән таныштырды.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә  “Комсомол – тормыш мәктәбе” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Тарихи чыганакларга таянып, комсомолның каян барлыкка килүе, аның тормышы турында аңлатып уздылар.

 

25 нче октябрь көнне  Яңа Усы төп  гомуми белем бирү мәктәбендә Көзге бал кичәсе үтте. Кичә күңелле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

 

24 октябрь көнне өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча "Өченче яшь" республика ярышларының муниципаль этабы үтте.  Ир-атлар арасында безнең җирлектән катнашкан Кондратьев Михаил Юрьевич  һәм   Смелов Рафаэль  Степанович икенче-өченче урыннарны алдылар.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе бөек рус шагыйре М.Ю.Лермонтовның тууына 205 ел тулу уңаеннан “Жизнь и творчество М.Ю.Лермонтова” исемле әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче презентация ярдәмендә укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Үзенең кыска гына гомерендә бик күп фәлсәфи, югары рухлы һәм патриотик әсәрләр язып калдырганныгын искәртеп узды.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 70 яшь тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Рәшит Бәшәр-балалар язучысы” темасы астында әдәби  сәгать үткәрде. Китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Язучының китаплары балаларда хезмәт сөючәнлек, тугрылык, ихласлык, хайваннарга карата мәхәббәт кебек сыйфатлар тәрбияли. Китапханәче укучыларны юбилярның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. “Нәни кунаклар” исемле китабына күзәтү ясады. Укучылар өзекләрен кычкырып укыдылар һәм бергәләп фикер алыштылар.

 

6 октябрь- Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне. Шул уңайдан Яңа Усы авылы китапханәчесе  мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Земля – наш дом” исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Алар балаларга барлык әйләнә-тирә дөньяның безнең көндәлек саклауга моһтаҗ икәне турында аңлаттылар. Әңгәмәнең ахырында балалар яшәү урыннарын саклау  өчен үзләренең көченнән килгән барысын да эшлиячәкләренә ышандырдылар.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе “Йортларга – китап нуры” кысаларында Петрова Роза апаның өендә булды, кайткан яңа матбугат белән таныштырды.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе укучылар игътибарына "ТАССР оешуга 100 ел” китап күргәзмәсе әзерләде һәм күзәтү ясады. Анда ТАССРның барлыкка килү тарихы һәм Республиканың хәзерге “йөзе” белән бәйле материаллар тәкъдим ителде.

 

  

Яңа Усы авылы китапханәчесе Бөтендөнья хайваннарны саклау көне уңаеннан, “Братья наши меньшие” исемле экологик сәгать үткәрде. Китапханәче укучыларның игътибарын планетадагы башка тереклек ияләре проблемаларына: хуҗасыз хайваннарга ярдәм итүгә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча активлыкны арттыруга, җәнлекләрнең юкка чыга торган төрләренең югалуына юл куймауга, браконьерлыкка каршы көрәшүгә юнәлтте.

 

Яңа Усы авылы китапханәчесе газета-журналларга күзәтү формасында әңгәмә үткәрде. Укучылар белән газета- журналларда дөнья күргән кызыклы язмалар турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.

 

Үзара салым акчасы хисабына ООО “Мост” җәмгыяте Яңа Усы авылының Пионерская урамындагы юлга ремонт эшләре  башкарды,   чиркәүгә һәм  зиаратка да юл салдылар.

Яңа Усы авыл китапханәчесе, мәдәният йорты җитәкчесе  белән берлектә, 1 нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан Петрова Роза, Филипова Зинаида һәм Романова Дуня апаның өендә булып, аларга күчтәнәч пакеты тапшырдылар.

 

Яңа Усы  авыл җирлеге территориясендә өмә үтте:   мәдәният йорты  тирәсендә  һәм  юл буйларында чүпләр  җыелды.

 

  

Яңа Усы авыл мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәм чәй табыны артында узды, өлкәннәр бергә җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар һәм биеделәр. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресына иң изге теләкләрне генә ишеттеләр.

Соңгы яңарту: 2022 елның 25 апреле, 11:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International