.jpg)
Яңа Усы авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көне уңаеннан “Канатлы дускайларым” дигән викторина үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче иң элек укучылар белән кошлар турында әңгәмә корды. Кошларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлатты. Соңыннан укучылар “Кышлаучы кошлар”, “Күчмә кошлар” командаларына аерылып көч сынаштылар. Укучыларга тагын бер кат туган як табигатенә карата экологик тәрбия бирелде.
.jpg)
30 нчы март көнне Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Игошева В.Р. һәм җирлекнең хәрби исәп алып бару буенча җаваплы хезмәткәре Шәмсетдинова Г.М. Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатында булдылар. Алар җирлектә хәрби исәптә торучыларның карточкаларын барлап, булган үзгәрешләрне теркәп кайттылар.
.jpg)
Яңа Усы авылы китапханәсендә шагыйрь Рәдиф Гаташка 70 яшь тулу уңаеннан “Талантлы шагыйрь” исемле әңгәмә үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирелде, шигырьләренә күзәтү ясалды.
.jpeg)
25 нче март көнне “Мизгел” яшләр үзәгендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 3 нче ярымфиналы узды. “Комета “ командасы төркемендә Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбе директоры Юмагулова Надежда Михайловна катнашты. Команданы финалга чыгуы белән котлыйбыз һәм финал уеннарында җиңүләрен телибез.
.jpg)
25 нче март - мәдәният хезмәткәрләре көне. Мәдәният йорты һәм библиотека хезмәткәләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә зур уңышлар телибез.
.jpg)
28 март көнне Мөслим радиосында муниципаль район башлыгы Рамил Муллин белән туры элемтә үтәчәк. Сөйләшү авыл хуҗалыгы, төзекләндерү-яңарту эшләре, экологик хәл һәм башка мәсьәләләргә багышлана. Район башлыгына үзегезне борчыган сорауларны дүшәмбегә кадәр - 2-55-00, 2-50-05, эфир вакытында 2-43-05 телефоны аша бирергә мөмкин.
.jpg)
Дүшәмбе көнне район Советының актлар залында коррупциягә каршы эш координациясе комиссиясенең утырышы уздырылды. Утырышны район Башлыгы Рамил Муллин алып барды. Комиссия секретаре Фәридә Гайнетдинова коррупциягә каршы оештырылган комиссиянең эшчәнлеге белән таныштырды. Район прокуроры Данис Әхмәтҗановның “Мөслим районы прокуратурасының коррупцияне кисәтү буенча эшчәнлеге” турында чыгышы тыңланды.
.jpg)
Яңа Усы авылы китапханәсендә”Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Китапханәче аларны яңа китаплар белән таныштырды. Соңыннан татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына тиздән 130 ел булачагы нәниләр күңелендә яңартылды, шигырьләре буенча иҗат ителгән “Күңелле сәхифәләр” исемле видеотасмасыннан мультфильмнар күрсәтелде.
.jpg)
Мөслим муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе 2016 елның 1 январеннән 1 нче июленә кадәр яшь кош-корт (үрдәк һәм каз бәбкәләре, күркә һәм бройлер чебиләре) алучыларга тотылган чыгымнарның күпмедер өлешенә субсидия бирәчәк. Барлык сораулар буенча Яңа Усы авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
.jpg)
20 нче март көнне Дәүләт Советы депутаты Хадеев Р.Г., Мөслим муниципаль районы башлыгы Муллин Р.Х., агрофирма директорлары, стркутур подразделенияләр җитәкчеләре һәм Мөслим муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары катнашында 2016 елның язгы-көзге кыр эшләренә әзерләнү гә багышланган семинар – киңәшмә үтте.
.jpg)
Яңа Усы авылы китапханәсендә шагыйрә Клара Гариф кызы Булатовага 80 яшь тулу уңаеннан “Шушы туфрактан без” исемле әңгәмә үтте. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, соңгы елларда язылган әсәрләре тупланган китабына күзәтү ясады. Китап укучылар белән фикер алышынды.

Яңа Усы авылы мәдәният йортында Нуретдинов Р.Г. крестьян-фермер хуҗалыгы белән 2016 ел өчен пай җирләренә түләү буенча килешүләр төзү мәсьәләсендә пай җирләре хуҗалары белән җыелыш үтте.
.jpg)
«Мизгел» яшьләр үзәгендә Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариат вәкилләре һәм авыл җирлекләренең хәрби исәпкә алу буенча җаваплы хезмәткәрләре катнашында язгы чакырылышка багышланган җыелыш үтте.
.jpg)
13 нче март көнне Бикмәч авылында “Уарня” кыш озату бәйрәме булды.
.jpg)
“Мизгел” яшьләр үзәгендә Мөслим муницпаль районы башлыгы катнашында җыелыш үтте. Җыелышта шулай ук район үзәк хастаханәсе баш табибы, җирлек башлыклары, җирлекләрнең башкарма комитеты урынбасарлары һәм авылларның фельдшер –акушерлык пункты фельдшерлары катнашты.

Яңа Усы авылында китапханәче һәм мәдәният йорты директоры, Авыл җирлеге белән берлектә Май чабу бәйрәме үткәрде. Сый-нигъмәтләр белән сыгылып торган өстәл әзерләнде,чәй кайнап торды, коймаклар табада пешеп торды. Күңелле уеннар уйнатылды. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Матур итеп бизәлгән ат бәйрәмне тагын да ямьләп җибәрде. Шул атка утырып халык урам әйләнде. Соңыннан ялкаулар, әрәмтамаклар яз белән бергә атларга тиеш түгел икәнен аңлатучы карачкы яндырылды, матур теләкләр теләнде.

Яңа Усы мәдәният йортында “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы концерты булды.

Язгы ташуны кисәтү максатында МЧС, Татавтодор, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре Яңа Усы авыл җирлегендә булдылар һәм юлларның, күперләрнең торышын карадылар.
.jpg)
Яңа Усы авылы китапханәсендә якташ язучы, драматург Фоат Садриевның туган көне уңаеннан “Бәхетлеләр һәм бәхетсезләр” исемле китап укучылар конференциясе үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Фоат Садриевның иҗатын яратып укыган укучылар белән “Бәхетсезләр бәхете” исемле китабына аерым тукталдылар. Әсәрләрдәге гаделлек белән икейөзлелекнең, бәхет белән кайгы-хәсрәтнең капма-каршылыгы гыйбрәтле вакыйгалар мисалында ышандырырлык итеп тасвирлануы турында фикер алыштылар.
.jpg)
Яңа Усы авыл җирлеге иҗтимагый советының чираттагы утырышы үтте. Анда полициянең участок уполномоченные Маликов Илдар Иншатович катнашты. Утырышта Яңа Усы авылында яшәүче бер кешенең үз-үзен тотышы каралды.
.jpg)
Яңа Усы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар коллективы Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында авыл җирлекләре арасында үткән гала-концертта катнаштылар.
.jpeg)
Яңа Усы авылының "Колокольчик" балалар бакчасына йөрүче балалар әниләренә бәйрәм концерты күрсәттеләр.
.jpg)
Яңа Усы авылы клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
.jpg)
Бикмәч авылы клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
.jpg)
Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
.jpg)
Яңа Усы авылы китапханәсендә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Китапханәче иң элек беренче тапкыр Халыкара хатын-кызлар көненең кайчан һәм кайда билгеләп үтелүе турында кыскача мәгълүмат бирде. Соңыннан “Сорау бирер нәниләр, ни диярләр хатын-кызларыбыз” дигән конкурс ярдәмендә турларга уенчыларны җыйды. 1 турда Тимашева Ирина, 2 турда Оленина Зөһрә, 3 турда Николаева Роза җиңеп чыктылар. Финал Николаева Розаның җиңүе белән тәмамлады. Суперфиналның сорауына да дөрес җавап биреп Роза апабыз истәлекле бүләккә лаек булды. Катнашкан барлык уенчыларга да кечкенә бүләкләр тапшырылды.
.jpg)
3 нче март көнне Яңа Усы авылында тыл ветераннарына диспансеризация үткәрелде. Кабул итүне участок терпевты, поликилиниканың хатын-кызлар консультациясе акушеры һәм Яңа Усы авылы фельдшеры үткәрделәр. 35 хатын-кыздан онкоцитологияга анализлар алынды.
.jpg)
Яңа Усы авылы китапханәсендә 1 март – Халыкара наркоманияга һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан “Наркомания һәм наркобизнес ” дигән сорау-җавап кичәсе үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче наркоманияның кайчан барлыкка килүе, Европага ничек килеп керүе белән таныштырып узды, презентация күрсәтте. Соңыннан карточкаларга язылган сораулар таратылды. Укучылар әлеге сорауларга төгәл һәм дөрес итеп җаваплар бирделәр. Алар наркоманияның куркыныч авыру китереп чыгаручы, гомерне кыскартучы афәт икәненә тагын бер кат инандылар.
Соңгы яңарту: 2022 елның 25 апреле, 10:11