июль ае яңалыклары 2016 ел

   

29 июль көнне Яңа Усы авылы мәдәният йортында Казан аграр университетының студентлар     татар халык театры Туфан Миңнуллинның “Ялкынсыз яна йөрәк” исемле лирик драмасын күрсәтте. Театрның сәнгать  җитәкчесе  - Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев.  Авыл халкы студентлар чыгышын бик яратып кабул итте.

 

 

 

29 нчы июль көнне “Авыл утлары” газетасы һәм Мөслим телевидениесеннән корреспондентлар килеп, Яңа Усы авылында  төзелеп килүче чиркәү турында репортаж ясадылар. Чиркәү төзелешен башлап йөрүче Кондратьев Валерий чиркәүнең атамасы, төзелеш эшләренең  барышы турында сөйләде.

 

   

Нуретдинов крестьян -фермер хуҗалыгында бар көченә урып- җыю эшләре бара. Басуларда өч комбайн һәм бер ургыч эшли.  Борчак уру тулысынча тәмамланган. Бүгенге көндә көзге бодай һәм солы сугу эшләре бара. Салам  рулоннарга  төрелеп,  крестьян -фермер хуҗалыгы эшчеләренә һәм авыл халкына таратыла. Бер рулон салам бәясе биш йөз  сум.

 

Яңа Усы авылы китапханәсендә язучы Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфинең тууына 90 ел тулу уңаеннан “Гомернең агышлары” дигән исем астында китап укучылар белән әңгәмә үтте. Китапханәче китап күргәзмәсе оештырды, кыскача язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады. 

 

Россия Пенсия фонды идарәсенең  Татарстан Республикасы Мөслим  районы  бүлеге җитәкчесе Ганиева Фәридә Урман кызы Яңа Усы авыл җирлегендә халык кабул итүе үткәрде һәм халыкны борчыган сорауларга  җавап бирде.

 

 

16 июль көнне Мамадыш районының  Җөри авылында керәшен халкының Питрау бәйрәме узды. Бәйрәмдә безнең җирлекнең “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор  ансамбле катнашты.

 

   

9 июль көнне Яңа Усы авылында керәшен халкының милли бәйрәме Питрау узды.  Бәйрәм чарасы сабантуй мәйданында узды.  Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Вәсилә Игошева ачып җибәреп  килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, аннан соң район башлыгы урынбасары  Ленар Авзалов Усылыларны, килгән кунакларны милли бәйәрмнере белән тәбрикләде "Сабан туе да, башка бәйрәмнәр дә – ерак гасырлардан килгән матур йолаларыбыз", - диде ул. Бәйрәмне ТР атказанган артисты, Яр Чаллы шәһәренең драма театры артисты  Илфат Әскаров һәм җырчы Рәмзил Вәлиев алып бардылар. Бәйрәм Питрауга гына хас булган уен- конкурслар һәм эстафеталар белән үрелеп барды. “Бабка ешка”, такыя үрү, себерке бәйләү, себерке белән сугышу, шулай ук традицион булган уеннар кул көрәше, авыш баганага менү, һәрбер уенга беркемдә битараф калмады. Катнашучылар бүләкләргә лаек булдылар. Бәйрәмгә Мөслим районнына гына түгел крше районнанр- Бакалы, Тукай, Әлмәт, шулай ук Ульяновск өлкәсеннән, гарәп әмирлекләреннән дә кунаклар бар иде.  Бәйрәм  мәйданында кичке алты тәмамланып, яшьләр өчен авыл  мәдәният йортында дискотека белән дәвам итте.

 

   

Яңа Усы авыл җирлеге территориясендә тиеш булмаган урында  чүплек ачыкланды. Гаепле кешеләргә протоколлар төзелде һәм штрафлар салынды.

 

   

Питрау  бәйрәме үткәрер алдыннан  җирле үзидарә,  мәдәният йорты  һәм китапханә хезмәткәләре юл буенда үскән чүп үләннәрен чаптылар, чүпләрен җыеп алдылар. Шулай ук “Бәчүк” чишмәсе территорясендә дә чүп үләннәре чабылды.

 2 нче  июлдә Казан шәһәрендә “Бердәм Россия” сәяси  партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXV   конференциясе үтте. Конференциядә район делегациясе белән берлектә безнең  “Бердәм Россия”нең җирле бүлеге секретаре Филипова Миләүшә Наил кызы да  катнашты.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 25 апреле, 10:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International