Февраль ае яңалыклары 2016

 

27 нче февраль  көнне Яңа Усы авылы мәдәният йортында  “«NATYA PRIYA» группасы  концерт программасы белән чыгыш ясады һәм авыл халкын һинд классик музыкасы, җырлары , биюләре белән таныштырды.

 

Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында вафат булучылар истәлегенә куелган обелискның һәрвакыт карларын көрәп, чистартып торалар.

 

   

Яңа Усы мәдәният йортында китапханә  белән берлектә 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле,әтиләр!” исемле бәйге узды.

21 нче февраль  көнне Бикмәч авылы клубында Яңа Усы һәм Бикмәч авылы үзешчәннәре көче белән бәйрәм концерты үтте.

 

    

Кышкы спартакиданың финал уеннарында безнең авыл җирлеге командасы өченче урынны яулады.

Яңа Усы авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем, иркә гөлем” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә Туфан Миңнуллинның “Тал бишек” җыры белән башланып китте. Китапханәче туган үскән җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген туган тел ярдәмендә тоюыбыз, шагыйрьләрнең шигырьләрен ятлап куануыбыз, рухлануыбыз хакында сөйләде. Кичәдә шулай ук галимнәрнең һәм язучыларның  туган телнең бөеклеге турында әйтелгән сүзләре яңгырады. Укучылар сәнгатьле итеп  шигырьләр сөйләделәр. Кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын күмәкләп җырлау белән тәмамланды.

 

 

18 февраль  көнне район мәдәният йортында совет гаскәрләренең  Әфганстаннан чыгаруларына 27 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде. Безнең  авыл җирлегеннән кичәдә Әфган сугышы ветераны Николаев Николай Николаевич катнашты.  Ә Митюшкин Дмитрий Александрович әлеге кичәдә гитарада уйнап  җыр башкарды.

 

Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбенең спортзалында  кышкы спартакиаданың финал уенннарына  әзерләнү буенча тренировкалар башланды. Финал ярышлары  20 февраль  көнне Мөслим авылының спорт залларында үтәчәк.

 

Яңа Усы авылы китапханәсендә “Ветеран” клубы членнары белән яңа газета-журналларга күзәтү формасында әңгәмә узды.

 

  

16 февраль көнне Район мәдәният йортында Яңа Усы авыл җирлегенең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!» концерты узды.

 

15 нче февраль көнне  Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбендә Муса Җәлилгә багышланган "Муса Җәлил - мәңге үлемсез" исеме астында әдәби-шигъри иртә үтте. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерделәр. Иртәдә патриот шагыйрьнең шигыръләре яңгырады.

 

Яңа Усы авылы китапханәсендә Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Бар җырымны илгә багышладым” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Китапханәче шагыйрьнең китапларыннан күргәзмәлек оештырды, иҗаты һәм тормыш юлы буенча презентация ясады. Соңыннан укучылар сәнгатьле итеп  Муса Җәлилнең шигырьләрен, поэмаларын укыдылар. Кичәнең ахырында шагыйрьнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырланды.

 

  

14 нче февраль көнне Яңа Усы авыл җирлегенең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары авылдашлары алдында "Данлап яшик, җырлап яшик, Мөслимем!" исемле концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

 

Яңа Усы авыл җирлеге командасы Әмәкәй авылы зонасында үткән  кышкы спартакиада ярышларында беренче урынны яулады һәм 20 февральдә узачак финал ярышларында катнашу хокукы алды.

 

 

Яңа Усы авыл җирлегендә Мөслим муниципаль  районы мәктәпләре арасында  кышкы туризм буенча  ярышлар  үтте.

 

  

Яңа Усы мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның смотр-конкурсына әзерлек кысаларында репетицияләр бара.

 

Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбенең спортзалында  Әмәкәй  зонасында үтәчәк кышкы спартакиадага әзерләнү буенча тренировкалар башланды.

 

2 нче февраль көнне Мөслим районына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Фаттахов Энгел Нәвәп улы  килде. Ул районның социаль-экономик һәм сәяси торышы белән танышты, халык белән очрашты.

 

   

Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбендә балалар бакчасы күчәсе бүлмәләрнне ремонтлау әшләре дәвам итә.

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 20 апреле, 11:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International