ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
25, 26 нчы март көнне мәгариф идарәсе методисты Шәрифуллина Р.Р. Мөслим авылының “Ләйсән”, “Миләшкәй” балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ана теленә һәм рус теленә өйрәтү эшчәнлеге белән танышты, методик ярдәм күрсәтте.
 
Семинарның беренче өлешендә физика дәресләрендә физик экспериментның роле турында фикер алышынды, мастер-класс үткәрелде. Икенче өлеше укучыларның физика буенча имтиханнарга эзерлеге буенча проблемалар каралды.
 
25 нче март көнне Симәк мәдәният йортында Район мәдәният йорты халык театры коллективы Р.Сабырның "Абага алмасы ачы була" драмасын сәхнәләштерде.

25
март, 2015 ел
чәршәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәге  тарафыннан “Ветераннар оныкчыклары Җиңүне ясый”балалар рәсемнәренә III республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурста район мәктәпләреннән 20 укучы катнашты. Эшләргә йомгак ясаганнан соң жюри әгъзалары түбәндәге нәтиҗәгә килде.

 
23 март көнне Иске Карамалы мәдәният йортында "Яшь бөреләр"зона туры уздырылды.
Район үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан  "Өзелә үзәк, искә төшәләр дә..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International