“Лукойл” хәйрия фонды оештырган социаль проектлар конкурсында җиңеп, безнең мәктәп коллективы “Тәпти” һәм “Исрафил” чишмәләрен төзекләндерүне максат итеп куйган иде. Һәр атнаның шимбә көнендә шушы чишмәләр янында җыештыру эшләрен башкарабыз.
27 нче апрель көнне “Мизел” яшьләр үзәгендә районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары, гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар, язучылар, ветеран укытучылар катнашында Г.Тукайның тууына 129 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды.
Баланлы төп мәктәбенең тәҗрибә бакчасында укучылар көче белән Җиңүнең 70 еллыгына багышлап 70 төп чия агачы утыртылды.