Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары рус теле тәрбиячесе Индира Хисамиева, музыка җитәкчесе Валентина Хамматуллина җитәкчелегендә рус телендә "Колобок" на новый лад" әкиятен сәхнәләштереп куйдылар. Әкиятне карарга барлык төркем балалары чакырылган иде. Балалар әкиятне рус телендә сәнгатьле башкардылар.
8 май көннеи Яңа Усы урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митингта катнаштылар.
8 май көнне Яңа Усы авылында һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата “Җиңү килде" дип исемләнгән митинг үтте.