Медицина күзәтүләрнең нәтиҗәлелеген үстерү һәм Наркотик матдәләрне куллануны булдырмауны алдан кисәтү максатыннан районыбыз мәктәпләрендә сентябрь – октябрь айларында 13 яшьтән өлкәнрәк укучылар, студентлар арасында психологик тестлар үткәрелә.
9 нчы сентябрь көнне Тойгелде коррекция интернат мәктәбендә “День трезвости” акциясе үтте. Укытучылар һәм тәрбиячеләр кызыклы сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрделәр. Укучылар белән кызыклы биремнәр эшләделәр, презентацияләр карадылар. Бу көн бик мавыктыргыч һәм тәрбияви булды.
9 август көнне Иске Карамалы мәдәният йортында “Елмаю көне» билгеләп үтелде. Очрашуга “Кояшкай” балалар бакчасы, Күбәк урта мәктәбе һәм авыл шифахәнәсе фельдшеры Зифа Галиева килде. Шигырьләр, җырлар белән аралашкан викторина , чәчәкләрдән яслган күргәзмә, матурлык, гүзәллек турында әңгәмә булды. Чәчәкләр арасында фотога төшү дә балаларга бик ошады. Соңыннан “Елмаюың белән бүлеш” дигән смайликлар таратылды.