27 нче апрельдә Казан шәһәренең «88 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе” базасында Роберт Миңнуллин исемендәге Республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
4-5 майда Татарстан башкаласында " Казан марафоны 2019 "узды. Җиңел атлетика йөгереше 9000 меңгә якын йөгерешче җыйды! Катнашучылар 42,2 км, 21,1 км, 10 км яки 3 км үзләре теләгән дистанцияне йөгерде.
2 май көнне Мөслим районында рухи һәм әхлакый үсеш елына багышланган, 2005-2006 елгы яшьүсмерләр арасында футбол ярышы үтте.
Баек авыл мәдәният йорты коллективы китапханә белән берлектә "Карга боткасы" бәйрәмен үткәрделәр. Әлеге чара барышында төрле кызыклы уеннар оештырылды.
Баланлы авыл мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта балалар өчен "Карга боткасы" бәйрәме уздырылды.
Тугаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Май бәйрәмнәре уңаеннан, "Карга боткасы" бәйрәме үткәрделәр. Чара барышында кунаклар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, концерт номерлары күрсәттеләр, ә соңыннан ботка һәм чәй эчтеләр.
Рус Шуган авылы китапханәчесе 4 нче сыйныф укучылары белән сугыш турында "Сто рассказов о войне" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
1 май көнне Иске Карамалы мәдәният йорты яны бакчасында елдагыча "Карга боткасы" бәйрәме узды. Биредә яз темасына блиц викторина, хәрәкәтчән уеннар, флэшмоб оештырылды. Зур казанда ботка, учакта кайнар коймаклар һәм чүлмәктә йомыркалар пеште. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.