25 нче май көнне барлык мәктәпләрдә дә соңгы кыңгырау чыңлады. Тәрбиягә алган 19 балабыз 9 нчы сыйныфны , бер балабыз -11 сыйныфны тәмамлый.
28 май көнне Россиядә Чик сакчысы көне.Суда, һавада, коры жирдә илебез чикләрен саклаучылар быел 101 еллыкларын билгеләп үтәләр.
Дусай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл мәчетендә ифтар үткәрделәр.
Мөслим район үзәк шифаханәсенә табиб - хирург, табиб - невролог таләп ителә.
24 май көнне Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышының 74 еллыгына багышланган, «Өченче буын» пенсионерларының IХ республика Спартакиадасы узды.
2019 елның 28 маена
2019 елның 27 маенда 22 сәгатьтән 28 май 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән яңгыр.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +8..+13 .º
Көндез максималь һава температурасы +21..+26 .º
Бүген Симәк мәктәбе укучылары өчен “Мөслим туган як музее”нда экскурсия булып узды
25 май көнне Михайловка авыл мәдәният йортының "Рябинушка" фольклор ансамбле Лаеш районының Никольское авылында узган "Каравон - 2019" XXVII Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә катнашты.
Баек авыл китапханәчесе, "Йортларга китап нуры" - акциясе кысаларында, Гафуров Рәшит Миргазиян улы өендә булды. Аны туган көне белән котлады, яңа кайткан газета- журналлар белән таныштырды.
18 май көнне Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә 2-4 сыйныф укучылары белән музейлар көненә багышланган «Дөнья музейлары» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрде. Чара барышында балаларны Россия һәм Европаның төрле музейлары белән таныштырдылар.