Рус Шуган авылы китапханәчесе 5 сыйныф укучылары белән авылның изге Николай храмында булдылар, староста Кривошеев В.М. белән очраштылар. Очрашуда Вячеслав Михайлович безгә бу бәйрәм турында җентекләп сөйләде. Чиркәү буенча экскурсия үткәрде. Балалар сораулар бирделәр һәм җаваплар алдылар.
Метрәй авыл китапханәчесе күренекле рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 205 ел тулу уңаеннан, "Үз тарихын хөрмәт иткән кеше генә хөрмәткә лаек!" исемле шигырь кичәсе үткәрде. Кичәдә укучылар Лермонтовның биографиясе белән таныштылар, аның төрле төрле шигырьләрен, әсәрләрен укыдылар.
Үзәк балалар китапханәчеләре Мөслим лицееның 3 сыйныф укучылары өчен Татарстанда эшче һөнәрләр елына багышланган “ Оста кулда, һөнәр бар ” исеме астында викторина үткәрде.
Үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим гимназиясенең 7 сыйныф укучылары өчен «Репрессии в Сталинский период» исеме астында патриотик дәрес үткәрде, газета-журналлар битләрендә басылып чыккан мәгълүматлар белән таныштырды.
Михайловка урта мәктәбенең 4 нче сыйныфында «барысы да якыннарыңа карата мәхәббәттән башлана»дигән класс сәгате-тренинг узды.Укучылар төрле биремнәр үтәделәр,фикер алыштылар, нәтиҗә ясадылар.
Михайловка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен физик культура укытучысы Мәҗитов И. и. "Көзге марафон" үткәрде".
9 октябрь көнне Метрәй авыл мәдәният йортында балалар арасында "Алтын көз" исемле рәсем бәйгесе үтте.
2019 елның 15 октябренә
2019 елның 14 октябре 18 сәгатьтән 2019 елның 15 октябре 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Яңгыр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә, урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +3..+8º.
Көндез максималь һава температурасы +8..+13º.
Метрәй авыл китапханәчесе, "Һәр өлкәнгә-рухи юл!" акциясе кысаларында, хезмәт ветераны Нәҗипова Фәимә апаның өенә барып, аны яңа газета - журналлар,район яңалыклары белән таныштырып кайтты.
Баек авыл китапханәчесе, башлангыч сыйныф укучыларына, "Хайваннар дөньясы" дип исемләнгән, Бөтендөнья хайваннарны саклау көне уңаеннан, экологик чара үткәрде.