ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Краснояр авыл клубында "Алкоголь һәм картаю" исеме астында тематик чара булып узды.

19 октябрь көнне Тугаш авыл мәдәният йортында КВН зона туры булып узды. Конкурста Югары Табыннан "Дөбер-шатыр", Метрәйдән "Метрәй кырмыскалары", Мәлләтамак авыл җирлегеннән "Кәеф" командалары катнашты. Бу зонада I урынны - Тугаш авылының "Дөбер-шатыр" командасы алды һәм әлеге команда КВН конкурсының финал турында катнашачак.

20 октябрь - Поварлар көне уңаеннан Нарат Асты авыл клубы мөдире егетләр белән "Ягез әле, егетләр!" исемле бәйге уздырды. Чара барышында һәр катнашучы егет пешеренү осталыкларын күрсәтте.

Мари Бүләр авыл клубында Көзге бәйрәм кичәсе булып узды. Чара төрле уен-конкурслар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичә дискотека белән тәмамланды.

Баек авыл китапханәчесе, "Йортларга китап нуры" - акциясе кысаларында,  Никитин Николай ​ Павел улы​ өендә булды. Аны туган көне, юбилее  белән котлады, яңа кайткан газета- журналлар белән таныштырды.

Квалификация күтәрү


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Баек авыл мәдәният йортында "Яшьлек" балалар театры коллективы белән Хәбир Ибраһимның  "Оҗмах бакчасы" пьесасы буенча репетицияләр бара.

Үзәк китапханә хезмәткәре ГАПОУ “Мөслим политехника техникум”ы студентлары өчен «Жизнь и деятельность Ф.М. Достоевского» дигән патриотик дәрес үткәрде .  Китапханәче  язучының  тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, авторның китапларын һәм презентация күрсәтте.

19 октябрь көнне Мари Бүләр авыл клубында яшьләр белән түгәрәк өстәл артында "Моны һәркем белергә тиеш!" исеме астында тематик әңгәмә булып узды.

Начар метеорологик күренешләр: 
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 23 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
2019 елның 23 октябренә
2019 елның 22 октябре 18 сәгатьтән 23 октябрь 18 сәгатькә кадәр 2019 елның
Аязучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән күбесенчә явым-төшемсез, урыны белән томан. 
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә 0..+3º.
Көндез максималь һава температурасы +7..+10º.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International