ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бәкәбез авыл клубында "Оста куллар" берләшмәсенең кул эшләреннән күргәзмә булып узды.

26 ноябрь көнне Баек авыл мәдәният йортында «Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз Әниләр!» исемле бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм җыр- биюләр, тәбрикләүләр, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.

Сикия авылы клубында тамашачылар игътибарына "Балкыш" балалар театр коллективы тарафыннан "Шалкан" рус халык әкияте тәкъдим ителде.
 


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Михайловка урта мәктәбенең ата-аналар комитеты һәм укучылары «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабында катнаштылар һәм "Патриотик тәрбия"номинациясендә җиңделәр.

Бүген, 26 ноябрь көнне, “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре Лицей мәктәбенә 7, 10 сыйныф укучыларына класс сәгатенә бардылар. 

Әмәкәй авыл мәдәният йортында балалар театр коллективы тамашачылар игътибарына Илгиз Зәйниевның "Кәҗә, сарык һәм башкалар" әкиятен тәкъдим иттеләр.

22 ноябрь көнне Тугаш авыл мәдәният йортында җырчы һәм композитор Флера Талипова-Коләхмәтова һәм аның иҗади төркеме концерты булды.

      Ноябрь ае һәрчак бәйрәмнәргә бай була. Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан конституциясе көне. Мөслим сәнгать мәктәбе бу ай башында Халыкара укытучылар көне белән Өлкәннәр көнен дә билгеләп узды.

       Ноябрь ае башында Россиянең һәм Татарстаных танылган рәссамы Илдар Зариповның туган көне билгеләп үтелде. Күпбалалы татар гаиләсендә туып үсеп, Советлар союзы чорында да, аннан соңгы вакытларда да иҗат итеп, үзеннән соң бәяләп бетергесез зур иҗади мирас калдырган шәхесне бүген үсеп килүче рәссамнарга үрнәк итеп куярлар.

        Көзге каникуллар тәмамлануга инде шактый вакыт узса да, укучыларыбызның күңелле узган ялы турында сөйләүне дәвам итәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International