ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

                                            2020 елның 17 гыйнварына
          2020 елның 16 гыйнварында 18 сәгатьтән 2020 елның 17 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр

Болытлы.
Юеш кар, яңгыр һәм суык рәвешендәге явым-төшем, урыны белән бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 7-12 метр, төнлә-иртән 18 метрга кадәр тизлектә.  
Төнлә һаваның минималь температурасы -0..2. 
Һаваның максималь температурасы көндез 0..+3.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

 

«Мин кулыма китап алам» акциясе кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен китапханә фондыннан китаплар тәкъдим иттеләр.

Рус.Шуган авыл мәдәният йортында Иске Яңа ел бәйрәменә багышланган «Саубул Иске Яңа ел!» дип исемләнгән чара узды.

«Мөслим туган як музее» базасында туган якны өйрәнүчеләр советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә ветераннар оешмасы эшчәнлегенең мөһим мәсьәләләре һәм Мөслим тарихына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук музей эшчәнлегенә бәя дә куелды.

Тойгелде авыл мәдәният йорты театр коллективы Туфан Миннуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен сәхнәләштереп халыкка тәкъдим иттеләр.

13 гыйнварда Иске Карамалы мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгы  кысаларында М.Гафуриның 140 еллыгына багышланган "Яхшы сүз-җан азыгы" исеме астында очрашу-сөйләшү узды.

Белгәнегезчә кичэ Казан каласында "Әйдә ШаяРТ" КВН лигасының финалы узды...

Нарат-Асты авыл клубында ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан домино, шашка ярышлары узды.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты Указы нигезендә 2020 ел - ТАССР ның 100 еллыгын билгеләп үтү елы булып тора. Шул уңайдан үзәк китапхнә хезмәткәре ГАПОУ “Мөслим политехника техникумы”  студентлары өчен « О прошлом для будущего» дигән исем астында патриотик дәрес һәм китапларга күзәтү үткәрде. Очрашу барышында китапханәче презентация күрсәтте, китап һәм журналлардан мәкаләләр белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International