ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Иске  Вәрәш  авыл  мәдәният йортында “Созвездие-2020" район  яшьләр  фестиваленең  сайлап алу туры узды.

Зифа Басыйрова исемендәге район  мәдәният  йортында  “Безнең  әле  алтын  чак” исемле районкүләм конкурсының йомгаклау концерты булып узды.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Олы Чакмак авыл мәдәният йортында «Коррупция куркынычы» дип исемләнгән әнгамә узды. 

Олы Чакмак авыл мәдәният йортында «Коррупция куркынычы» дип исемләнгән әнгамә узды. 

Симәк мәдәният йорты коллетивы укучылар белән берлектә тыл ветераны Нәҗипова Зәмниха апа янында кунакта булдылар. Ул узенең тормыш юлы, уткәннәре турында сойләде.Балалар да узләренең хонәрләрен курсәттеләр.

Иске  Карамалы  авыл мәдәният  йортында  «Йолдызлык 2020» фестиваленең  сайлап  алу  туры  узды.

Иске Карамалы мәдәният йортында "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында “Әдәби Татарстан” - интеллектуаль кичә узды. Биредә балалар өчен татар телендә мультфильмнар күрсәтелде. Балалар татар телендә шигырьләр,җырлар башкардылар.Татар халкының балалар өчен булган җырлы-биюле уеннарын уйнадылар.

 ТАССРның100 еллыгы кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортында Күбәк урта мәктәбенең 5-8 сыйныф укучылары катнашында "Бер гасырлык тарих" исемле тематик кичә узды. Биредә ТАССРның төзелү, аның үсеш этаплары, хәзергесе турында видеоязма күрсәтелде. Районыбыз һәм җирлегебезнең бу тарихка керткән өлеше турында әңгәмә узды. Укучыларның тарихыбызны белү дәрәҗәсен ачыкларлык сорау-җавап уздырылды.

Әлеге конкурста актив катнашуыгызны сорыйбыз

«Расти с книжкой малыш» проекты кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенең 2-нче сыйныф укучылары өчен якташ язучыбыз, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановның китабы буенча “Тапкырлар һәм зирәкләр” исеме астында кызыклы викторина үтте. “Акбарс” и “Батыр егетләр” командалары үзара көч сынашты.Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр. Әлеге чара күтәренке рухта бик күңелле узды. Шулай ук балаларга “Тапкырлар тапмый калмас” дип исемләнгән буктрейлер күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International