21 нче февраль көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында ветераннар советының күчмә утырышы үтте. Мәдәният һәм җәмгыять эшендә актив катнашканнары өчен Яңа Карамалы авыл клубының "Яшь йөрәкләр" коллективы ветераннар Советы исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Баланлы авыл мәдәният йортында Туган тел көне уңаеннан, Рәзинә Сәетгәрәеванын "Онытырга хакыбыз юк" исемле 5 пәрдәлек драмасы сэхнэләштерелде . Шунда ук 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт курсәтелде.
Михайловка урта мәктәбендә "Аҗаган"хәрби-спорт уены узды. 2-11 сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч ярышлар үткәрелде. Уен программасында тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча, хәрби-патриотик җырлар бәйгеләре, физик күнегүләр, автоматны сүтү-җыю, пневматик винтовкадан ату һәм башка биремнәр бар.
Алдан (843) 236-61-64 телефоны буенча язылырга кирәк
18 сәгатьтән 24 февраль 18 сәгатькә кадәр 25 февраль 2020 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 25 февральдә иртән һәм көндез урыны белән томан көтелә:
- көчле кар, юеш кар, юлларда кар көртләре
- буран, бозлавык;
көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр.
2020 елның 24 февраленә
2020 елның 23 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 24 февралендә 18 сәгатькә кадәр
Начар метеорологик күренешләр начар метеорологик күренешләр:
24 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- буран, бозлавык (Казанда төнлә);
төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда да).
Аязучан болытлы һава. Урыны белән кар, юеш кар.
Аерым районнарда буран, бозлавык.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы -2..6.
Көндез максималь һава температурасы -1..+2.
Юлларда бозлавык.
2020 елның 23 февраленә
2020 елның 22 февралендә 18 сәгатьтән 2020 елның 23 февралендә 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым - төшемсез, көндез бераз кар, юеш кар.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяктан секундына 6-11 метр, иртән, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7, аязган вакытта -12.
Көндез максималь һава температурасы -2..5.
Юлларда бозлавык.
Тугаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, хезмәт һәм тыл ветераны Хәсәнова Мөгалимә апаны туган көне белән котладылар.
19 февраль көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби викторина булып узды.
Нарат-Асты авыл клубында Ватанны саклаучылар көненэ багышланган концерт булды.Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.