Районыбызда яшь яңа белгечләр барлыкка килү барыбызныңда күңелләрен сөендерә.
Балаларның Яңа ел ялларын күңелле үткәрү өчен әзерләнгән чаралар дәвам итә. Үзәк китапханәдә укучылар өчен Яңа елга, кышка багышланган "Кем зирәк - әйт тизрәк" дип исемләнгән сорау-табышмак кичәсе үтте. Чарада укучылар җитезлектә, зирәклектә көч сынашты, төрле мавыктыргыч сорауларга җаваплар эзләделәр. Әлеге чара күтәренке рухта, бик күңелле узды, балалар өчен экскурсия оештырылды, өстәл уеннары уйнатылды.
Район мәдәният йортында балалар өчен "Тылсымлы Каурый"дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булып узды.
Кадрлар резервы-бер еллык укыту программасы булган түләүсез белем бирү проекты.
Яңа ел, кышкы каникуллар һәр бала өчен зур бәйрәм. Ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, шулай ук "Нескучные каникулы" акциясе кысаларында Үзәк китапханәдә укучылар өчен "Тапкырлар һәм Зирәкләр" дигән викторина үтте. Чарада катнашучы укучылар җитезлектә, зирәклектә көч сынашты. Чара күтәренке кәефтә бик күңелле узды, балалар өчен экскурсиядә оештырылды.
«Мизгел» ЯҮ яңа формат.
Яңа елның беренче атнасын яңача - дайджест белэн башлап җибэрделэр.
Яңа Карамалы авыл клубы каршында кышкы каникулларны тәмамлап, күңелле конкурслар уеннар уйнатылды.
2021 елның 15 гыйнварына
2021 елның 14 гыйнвар 18 сәгатьтән 15 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, көндез аязучан болытлы.
Төнлә һәм иртән кар, урыны белән көчле, аерым районнарда буран.
Көндез бераз кар.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -12..-15˚.
Көндез максималь һава температурасы -10..-13˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
«Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУДАН һава торышы начар булу сәбәпле (көчле кар, буран, күрүчәнлеге чикләнгән) автобуслар өчен 14.00 сәгатьтән (Мәскәү вакыты белән) һәм 16.00 сәгатьтән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары участокларында хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелүе турында хәбәр килде. Уңайлы һава шартлары башлану буенча хәрәкәтне чикләүне тәмамлау.
Синоптикларның фаразлары буенча, 14 һәм 15 гыйнварда Татарстан Республикасында һава торышы начараячак: урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 500 метрга кадәр начараюы көтелә, җилнең тизлеге 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз, барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96