ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

ТРда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Иске Вәрәш авылы китапханәсендә "Хикмәтле дә,бизәкле дә туган тел" исемле әдәби кичә узды. Якташ язучыбыз М.Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырылды.Әдипнең шигырьләрен кычкырып укыдык,укучылар табышмакларга җавап таптылар.

Баек мәдәният йортында "Искечә Яңа ел" бәйрәме үтте. Кичәдә җыр-бию, уеннар да булды. Авыл халкы күңелле ял итте.

Тугаш мәдәният йортында Иске Яңа ел бәйрәменә багышланган «Яна елга- яна Тамаша!» дип исемләнгән чара узды.

Яңа Усы авылы китапханәсендә "Под чистым небом Рождества" исемле уен программасы үтте.

Әмәкәй авыл китапханәсендә  Г Тукай премиясе лауреаты язучы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан "Туган ягым - яшел бишек" дигән әдәби кичә үтте.

Шуганка авыл китапханәсе язучы Һади Такташның тууына 120 ел булуына карата онлайн китап күргәзмәсе үткәрде. Һәм мәктәп укучыларын язучының иҗаты һәм тормышы турында таныштырдым. 

Олы Чакмак авыл мәдәният йортында искечә Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Торыш авыл клубында Иске Яңа ел бәйрәменә багышланган «Саубул Иске Яңа ел!» дип исемләнгән чара узды.

Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын мәктәбе укучылары өчен библиографик дәрес үткәрде. Балаларга буш вакытны ничек файдалы итеп үткәреп булуы турында сөйләде, яңа китапларга күзәтү ясады. Һәр бала өйдә укырга китаплар алды. 

Крәш Шуран авылы китапханәчесе язучы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары һәм язучының тормышын, иҗатын чагылдырган папка урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International