ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Ташлияр авыл мәдәният йортында балалар өчен уенлы күңел ачу программасы үтте.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе Бөтендөнья балалар китабы көне уңаеннан "Сәйлән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм 2-3 сыйныф укучылары белән "Минем беренче китапларым" дип аталган тематик кичә уздырды. 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркемендә "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" темасына уен-викторина узды. Балаларның кошлар турындагы белемнәре киңәйтелде, алар турында кайгыртучанлык тәрбияләнде.

Туган телләр һәм халыкара бердэмлек елы уңаеннан, балалар бакчасында халыкара кошлар көне булып узды. Бәйрәмебездә кечкенәләр төркеме балалары үзләренең җыр, бию һәм шигырь сөйләү сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук зурлар төркеме балалары кошлар турында табышмак сорауларына  жавап биреп, үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан зурлар төркеме башкорт халкының "Тирмә" уены белән таныштылар. Уенда балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәтеп, җитезлекләрен сынап карадылар.

Тат.Бүләр авыл китапханәчесе Бөтендөнья кошлар көне уңаеннан 7 сыйгыф укучылары белән “Канатлы дусларыбыз” дип аталган экологик сәгате үткәрде. 

Тат.Бүләр  урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  “Мәхәббәтне саклый белик!” исеме астында авылның үрнәк гаиләләре катнашында  чара  уздырылды. Бәйрәмдә алты гаилә катнашты. Кунаклар бәхетле булу серләре һәм иминлек , уңышка ирешү серләре белән уртаклаштылар.


4
апрель, 2021 ел
якшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мөслим гимназиясе 6Б сыйныфында балалар шагыйрьләре Роберт Миңнуллин һәм Мөҗәһит Әхмәтҗанов иҗатына багышланган реклама - дәрес узды. Укучылар әлеге язучыларның иҗатын һәм шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 2б сыйныфында «Татар халкының милли киемнәре» дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберлэре белән таныштылар, серле сандыктан биремнәр үтәделәр.

Мөслим гимназиясе 11а сыйныф укучылары экология айлыгы кысаларында биология дәресләрендә "Планетаның экологик проблемалары" темасына рефератлар яклыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International