ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2021 ел
сишәмбе

Баланны  авыл мәдәният йортында "Нәни куллар хезмәте" түгәрәгенең мастер класс үтте.

Метрәй мәдәният йорты каршында балалар өчен кызыклы конкурс оештырылды. Конкурс барышында балалар меллар белән җиргә төсле рәсемнәр ясадылар. Азактан җиңүчене билгеләп, бүләкләдек. Бер бала да игътибарсыз калмады, барысы да кечкенә бүләкләр белән кайтып киттеләр.  


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртанчылар төркемендә кинетик ком ярдәмендә татар халкының милли ризыгы "Өчпочмак" һәм “Бәлеш” ясау. Балаларның милли ризыклар турында белемнәре киңәйтелде, өчпочмак бөрергә өйрәнеп, эчлеге белән таныштылар.

Туган телләр һэм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бакчабызның кечкенәләр төркеме балалары белән "Эбиемнең серле сандыгы" исемле тематик куңел ачу чарасы уздырылды.

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме, татар халыкның  аяк киеме, чабата белән якыннан таныштылар. Балалар, әби-бабайларыбыз чабатаны ничек итеп ясаганнар һәм нинди материаллар кулланган тарихын тыңладылар. Шулай ук күргәзмәдә булган чабата төрләрен карадылар.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, икенче кечкенәләр төркеме балалары ертып алу алымы ярдәмендә, әзер шаблоннар кулланып, татар халкының ирләр баш киеме түбәтәйне бизәделәр. Бизәү барышында татар халык орнаментларын искә төшерделәр.

Туган телләре һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, уртанчылар төркеме балалары җырлы-биюле уен "түбәтәй" не бик яратып уйнадылар. Уен вакытында балалар көйгә карап хәрәкәтләнәләр, дәртләнеп җырлыйлар, бииләр.

Мари Бүләр авыл клубы директоры балалар белән велосипедларда ярыш уеннары үткәрде.

Мари Бүләр авыл клубы директоры балалар белән велосипедларда ярыш уеннары үткәрде.


6
август, 2021 ел
җомга

2021 елның 7 августына
2021 елның 6 август 18 сәгатьтән 7 август 18 сәгатькә кадәр


Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, 4-9, урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +9..+13˚.
Көндез максималь һава температурасы +26..+29˚.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International