Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында кечкенәләр төркемендә "Түбәтәем, калфагым" дигән темага әңгәмә уздырылды. Балалар татар халкының милли баш киемнәре һәм орнаментлары белән таныштылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында волонтер укучыларыбыз "Каз өмәсе" фестивале нә килгән кунакларны тәбикмәк һәм коймак пешереп каршы алдылар.
"Җан җылысы белән эшләнгән кул эшләре иң кадерле кешеләребезнең - әниләребезнең күңелләренә хуш килсен иде" - шулай дип яза Мөслим гимназиясе 6б сыйныф кызлары.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
18 сәгатьтән. 28 ноябрь 18 сәгатькә кадәр. 29 ноябрь 2021 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 29 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык, томан, юлларның аерым участокларында көчле бозлавык көтелә.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, “Манзара” муниципаль проекты кысаларында, Республикабызның истәлекле урыннары, анда яшәүче халыкларның сәнгате, мәдәнияты белән танышу максатыннан, Михайловка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Иксанова Р.Я., Мәҗитова А.Ф. район делегациясе составында Әлмәт татар дәүләт драма театрының эшчәнлеге белән таныштылар, А.Гыйләҗевның “Кар астында кайнар чишмә” спектаклен карадылар.
Михайловка урта мәктәбенең укучылары Гимазетдинова Л.,Игнатьева П.,Садыкова Э. Мөслим рацонының 10-11 нче сыйныф укучылары делегациясе составында КФУХның Алабуга институтына экскурциядә булдылар. Әлеге сәфәр Мөслим районы мәгариф бүлеге тарафыннан, чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү максатыннан оештырылды.
"Карьера навигаторы" муниципаль проекты кысаларында, укучыларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү максатыннан, Михайловка урта мәктәбе укучылары "Кузов ремонты"дип аталган ачык онлайн-дәрестә катнаштылар.