5 гыйнвар көнне район мәдәният йортында балалар театр коллективларының «Театр-балаларга» дип исемлэнгэн район конкурсына йомгак ясалды. Метрәй авыл мәдәният йортының «Шатлык» балалар театр студиясе коллективы Ркаил Зәйдулланың «Сары Кирмән хәзинәсе»исемле сәнгать әсәре белән чыгыш ясады. Коллектив мактаулы 3 нче урынны алды, диплом һәм мультикны бушлай карау өчен сертификат белән бүләкләнде.5 гыйнвар көнне район мәдәният йортында балалар театр коллективларының «Театр-балаларга» дип исемлэнгэн район конкурсына йомгак ясалды. Метрәй авыл мәдәният йортының «Шатлык» балалар театр студиясе коллективы Ркаил Зәйдулланың «Сары Кирмән хәзинәсе»исемле сәнгать әсәре белән чыгыш ясады. Коллектив мактаулы 3 нче урынны алды, диплом һәм мультикны бушлай карау өчен сертификат белән бүләкләнде.
Түбән Кама шәһәренең “И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат йорты” базасында дистанцион форматта фәнни-техник иҗат һәм заманча технологияләр буенча респубкакүләм “Технофест-2021” бәйгесе үткәрелде. Конкурста барлыгы 19 муниципаль районнан 58 белем бирү оешмасыннан 199 укучы катнашкан.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән квест-уен оештырылды. Балалар бирелгән биремнәрне үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр. Рәсәй һәм Татарстан әлемнәрен пазл ярдәмендә җыйдылар.
"Чыршы янында утлар" исеме астында Иске Карамалы авыл мәдәният йортында иҗади берләшмәләргә йөрүче балалар өчен чыршы бәйрәме узды. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел- Юлбарс, Убырлы белән Шүрәле, театральләштерелгән тамаша белән балаларга күңелле ял кичәсе бүләк итте. Һәркемгә Кыш бабай бүләге тапшырылды.
Иске Карамалы авыл мәдәният йортында якташыбыз Ләйлә Карамова җитәкләгән "Җырлы язмышлар" төркеме тамашачыга ял концерты тәкъдим итте. Моңлы, дәртле халык һәм заманча җырлар белән бергә, автор - башкаручы Ләйлә Карамованың "Иске Карамалым" җыры да тәкъдим ителде. Тамашачы артистлар чыгышын көчле алкышлар белән бәяләде.
Яңа Усы мәдәният йортында "Кыш бабай призына өстәл теннисы ярышы" узды. Яшүсмерләр үзләренең осталыкларын гына тикшереп калмыйча, кыш бабай белән дә ярыштылар һәм аның тылсымлы капчыгыннан бүләкләр дә алдылар.
Яңа Усы авылы иң олы бәйрәмнәрнең берсе-"Раштуа"ны билгеләп узды. Шул уңайдан мәдәният йорты, китапханә белән берлектә, "Раштуа бәйрәме уеннары" исемле танып белү сәгате уздырдылар. Соңыннан саф һавада уеннар уйнаттылар.
2022 елның 11 гыйнварыннан
2022 елның 10 гыйнвар 18 сәгатьтән 11 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
Болытлы.
Бераз кар.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -12..-15˚.
Көндез максималь һава температурасы -8..-11˚.
Юлларда бозлавык.