ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе
Рушат Дәүләтшин 3нче дәрәҗә лауреат, Камил Миңнегалиев 1нче дәрәҗә дипломант булды

22 елның 20 февралендә Азнакай районының Актүбә авылында "Нефть һәм тормыш"корпоратив журналы призына алкалы хоккей буенча ярышлар узды.

2022 елның 19 февралендә Мөслимнең "Юность" спорт-сәламәтләндерү комплексы шугалагында Р.А. Назаров кубогына алкалы хоккей буенча ачык турнир узды.

15 нче февраль көнне башлангыч һәм 6 нчы сыйныф укучылары авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар.Китапханәче Мирзаянова Г. укучыларга М.Җәлил турында сөйләде, аның шигырьләре белән таныштырды.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Мәктәбебезнең тимурчылык хәрәкәте отряды членнары Мәхмүтова Э.С.җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Патриот шагыйрь М.Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан, 6 нчы һәм 7 нче сыйныфлар арасында викторина үткәрелде.Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, шагыйрь турында видеофильм карадылар.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

15 нчы февраль көнне 8 нче сыйныф укучысы Нәҗипова Адилә "Искиткеч вожатый" район конкурсында катнашты һәм" Иң энергияле" номинациясендә" Республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

20
февраль, 2022 ел
якшәмбе

15 нче февраль көнне  Үрәзмәт башлангыч сыйныф укучылары Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 33 ел булуны билгеләп, Үрәзмәт һәм Бүләк авылында туып, үсеп, Әфганстанда хезмәт итүче егетләр  белән таныштылар.Бу сугыш 1979 елның 25 декабрьендә башланды һәм 9 ел 1 ай 18 көн дәвам итте. Монда 550 совет солдаты, офицерлары катнашты, алар яшь кенә егетләр булып киттеләрһәм ветераннар булып кайттылар.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Мөслим гимназиясендә Психология атнасы кысасында педагог-психолог Кашапова А.Т. 4 нче,8 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Игелекле сүзләр агачы" акциясе үткәрделәр.Укучылар төсле битләргә, игелекле сүзләрен язып,агачны бизәделәр.

Мөслим гимназиясе 3нче б сыйныфында хәрби-патриотик айлык кысасында хәрби хезмәттэ булган Сәхбетдинов Рунар Захир улы белән очрашу булды. Рунар Захирович узенең хезмэт юлын, армия сафлары турында бик кызыклы эәңгәмә корды. Узенең формасы, значоклары белән таныштырды. Укучылар үзләренең кызыксынган сорауларына җавап алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International