ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга
«Созвездие-Йолдызлык-2022» район турында беренче урын алучы конкурсантлар Әгерҗе шәhәрендә узачак зона турында катнашу хокукын алдылар.

Уртанчылар төркемендә 8 март бйрәме булып узды, балалар әниләрен бәйрәм белән котладылар.

«Созвездие-Йолдызлык  2022»районкүләм эстрада фестиваленең гала концерты узды.Конкурста бу елны 600 гә якын бала катнашып,400гә якыны Йомгаклау концертында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булды! Бию сәнгәтенең югары дәрәҗәдә булуы сәендерә: 9 бию коллективы, 7 вокаль  ансамбль, 54 җырчы һәм конферанcье уз чыгышлары белән тамашачыга онытылмас матур бәйрәм бүләк итте!

“Пушкин картасы” проектын тормышка ашыру максатыннан , Тат.Бүләр урта мәктәбенең  9-10 нчы сыйныф укучылары “ Караш- вокаль –хореографик төркеменең “ Ничек күңелле һәм кызык, ә иң мөһиме вакытны файдалы үткәрү “ темасына үткәрелгән концертына бардылар.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары "Су һәм аның үзлекләрен өйрәнү" проекты кысадарында, "Тәрәз төбем гөлбакча" темасы астында күрсәткечне баета. Балалар тәмләткеч үләннәр янына иң файдалы үсемлек - суган утыртты. Нәтиҗәне бергәләп, тәмле ашта авыз итү үзе зур сөенеч була.

 

2 нче март көнне белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк системасын үстерү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында Тат.Бүләр урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары функциональ грамоталылыкны формалаштыру буенча диагностик тест эшләде.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

2 нче март көнне Тат.Бүләр урта мәктәбенең 1-3 нче сыйныфларында “ Әлифба” бәйрәме уздырылды.Бәйрәмдә укучылар шигырь сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, “ Хәерле көн” дип исемләнгән курчак театры күрсәттеләр.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара инспекциясе 04.03.2022 елның 4 мартында 15.00 сәгатьтә видеоконференциядә катнашырга чакыра

"Тукай бизәкләре" бию коллективы “Созвездие - Йолдызлык” телевизион эстрада конкурсында катнашу өчен матур киемнәр тегүдә иганәчелек ярдәме күрсәткән Кадрия апа, Илгиз абый Исламовларга зур рәхмәт белдерә!


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

1 нче март көнне Тат.Бүләр урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфында “ Үз –үзеңне танып  белән”  дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар уңай һәм тискәре сыйфатларын турында сөйләштеләр. Үзләрендәге уңай сыйфатларны ничек үстерергә, тискәре сыйфатларны ничек булдырмаска икәнен әйттеләр, төрле күнегүләр ярдәмендә үз фикерләрен җиткерделәр.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International