Шуганка авыл китапханәсендә “Табигатьтә көз!” дип исемләнгән табышмаклар бәйгесе үтте.
22 нче ноябрь көнне мәгариф идарәсенең актлар залында мәктәп директорлары киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә тиз арада чара күрелергә тиешле эшләр каралды. Укучыларның туклануын оештыру, җылылык энергиясен экономияләүгә зур игътибар бирелде. Тәрәзә-ишекләрне җылытуга басым ясалды.