7 апрель көнне Вәрәшбаш авыл клубы мөдире авыл библиотекасы хезмәткәрләре белән берлектә тыл ветераннырында булдылар.
Шуганка төп гомуми белем бирү мәктәбендә 12 апрель – Косманавтика көненә багышланган тәрбия сәгатьләре узды. “Безнең галәмебез” исеме астында узган рәсемнәр конкурсына да нәтиҗәләр ясалды.
Шуганка төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Кошлар –безнең дусларыбыз!” исеме астында узган атналыкка йомгак ясалды. “Үзенчәлекле сыерчык оясы” номинациясендә җиңеп чыккан 9 нчы сыйныф укучысы Солтанова Э. ның эше район конкурсында катнашу мөмкинлегенә лаек булды.
9 нче апрель көнне 7-11 класс укучылары белән социаль-психологик тест уздырылды. Әлеге тестлар укучылар арасында “риск төркемен” ачыклауга һәм наркотик мәтдаларне куллану куркынычы булган укучыларны ачыклауга юнәлдерелгән.
8 май көнне Чисталык айлыгы кысаларында Мөслим урта мәктәбе укучылары мәктәп һәм мемориаль комплекс территориясен чистарттылар.