ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Тойгелде авылы китапханәчесе тыл һәм хезмәт ветераны Хәбибуллина Сәгадәт Галиәхмәт кызының өенә барып Ә.Шәриповның "Утлы еллар аша" китабы белән таныштырды.
Ветераннар музейда кунакта

Кичә, 22 апрель көнне Республикада  “Георгий тасмасы”  Бөтенроссия  акциясе старт алды.

Быел әлеге патриотик акциягә 10 ел тула.  9 майга кадәр  туган илебез тарихына хөрмәт белдереп, миллионлаган кешегә тасма өләшенәчәк. Җиңү бәйрәме алдыннан Георгий лентасы белән машиналарны бизәү дә соңгы елларда күркәм традициягә әйләнде.

Мөслим гимназиясе дә бу акциягә кушылды. Тасмаларны завучлардан сорарга була.
 

Дару үләннәре җыюның беренче этабы башланды. Яңа Усы урта мәктәбе укучылары нарат һәм каен бөреләрен җыюда бик актив катнаштылар.

 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветвраннары белән очрашу кичәсе утте. Очрашуда Игошева Клара, Тазова Агниса, Антипова Зинаида апалар катнашты. Алар  үзләренең сугыш  чоры балачаклары, үсмер чаклары турында сөйләделәр.

 

 

ГХАТ бүлегендә кадр үзгәрешләре

“Һәр өлкәнгә –рухи юл” акциясе кысаларында Баланлы авылы китапханәсе тыл һәм хезмәт ветераны Гарифуллина Зәйнәп апада  булып, аны вакытлы матбугат, яңа китаплар белән таныштырды.

Тойгелде авылы китапханәчесе мәктәп укучылары һәм укытучылары белән берлектә "Карга боткасы" бәйрәме уздырды.
21 нче апрель көнне Баулы муниципаль районының 7 нче урта мәктәбендә ““Бакча -мәктәп”системасында тәртип бозуларны һәм начар гадәтләрне кисәтүне профилактикалау юнәлешендә яңа эш формаларын куллану” темасына Республика зона семинары үтте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International