Кряш Шуран мәдәният йортында "Безгә тынычлык кирәк!" исемле бәйрәм үтте. Балалар асфальтта рәсем ясадылар,төрле спорт уеннары уйнадылар.
Яңа Усы авылы китапханәсендә татар драматургиясенең күренекле вәкиле, театр эшлеклесе, актер Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Әдәбиятка театрдан килгән драматург” дигән исем астында китап укучылар белән әңгәмә үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.