ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Районнын яна прокуроры билгелэнде

           9 нчы сентябрь көнне Тойгелде коррекция интернат мәктәбендә  “День трезвости” акциясе үтте. Укытучылар һәм тәрбиячеләр кызыклы сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрделәр. Укучылар белән кызыклы биремнәр эшләделәр, презентацияләр карадылар. Бу көн бик мавыктыргыч һәм тәрбияви булды.

 

9 август көнне Иске Карамалы мәдәният йортында “Елмаю көне» билгеләп үтелде. Очрашуга “Кояшкай” балалар бакчасы, Күбәк урта мәктәбе һәм авыл шифахәнәсе фельдшеры Зифа Галиева килде. Шигырьләр, җырлар белән аралашкан викторина , чәчәкләрдән яслган күргәзмә, матурлык, гүзәллек турында әңгәмә булды. Чәчәкләр арасында фотога төшү дә балаларга бик ошады. Соңыннан “Елмаюың белән бүлеш” дигән смайликлар таратылды.


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 13 сентябрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы-уен кораллары бүлеге оркестры Татарстан президентын сайлау көнендә бәйрәм рухы кутәрерлек концерт куйдылар.
Кичә бердәм тавыш бирү көне узды...
"Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел" акциясе кысаларында Тогаш авылы китапханәчесе тыл ветераннары белән очрашу үткәрде.
Вәрәшбаш авылы китапханәсе "Чишмәләргә сәяхәт" дип исемләнгән чара үткәрде.
Тугаш авылы китапханәчесе авыл клубы белән берлектә агачлар утырттылар.

Район балалар китапханәсендэ  “Татарстан – минем республикам” дип исемләнгән телдән журнал үтте.

"Осенняя неделя добра - эстафета добрых дел"акциясе кысаларында Мәлләтамак авылы  китапханәчесе тарафыннан тыл ветераны Галимә Хәмзинага көзге уңыш җыю эше оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International