Туган ил батырлары көне
Инвалидлар ункөнлеге
9 декабрь көнне Сал. Мухан авылы китапханәсендә "Батырлар кайда туа?" исемле тәрбия сәгате уздырылды. Китапханәче белән берлектә балалар "Нәрсә ул батырлык?", "Батырлар кайда туа?" дигән сорауларга җавап эзләделәр. Алар "Батырлар китабы" һәм авылның сугыш чоры,тыл ветераннары турында яңалыклар белделәр.
2016 елгы котелларны алмаштыру һәм “Чиста су” программалары кысаларында киңәшмә
"Мәдәният көндәлеге"
9 декабрь көнне,инвалидлар декадасы уңаеннан, Баек мәдәният йорты директоры, 1 группа инвалид Нуриахметов Мөнәвиснең өенә барды.Аңа узенең күчтәнәчләрен, җылы сүзләрен бүләк итте.
Мәлләтамак мәдәният йортында китапханә белән берлектә "СПИД: аннан ничек сакланырга?" темасына яшьләр белән тематик кичә үтте. Кичәдә яшьләргә чирне эләктерү аннан саклану ысуллары аңлатылды. Азактан кул көрәше бәйгесе үткәрелде.
9 декабрь көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортының "Замандаш" театр коллективы Аманулланың "Әлепле әртистләре" комедиясе белән Октябрь авылы тамашачысы алдында чыгыш ясады.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Үрәзмәт авылы китапханәчесе Салихова Рәйсә апага барып Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабы белән таныштырды, китапны бүләк итте.
Инвалидлар декадасы ункөнлеге кысаларында Кр.Шуран авылы китапханә китапханәчесе, тумыштан инвалид тәрбияләүче гаиләнең өйләрендә булды Һәм Силяков Владиславка ярдәм пакеты тапшырды.