ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры һәм методистлары бүген...

15 гыйнвар көнне район авыл мәдәният хезмэткәрләренең  Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче очрашуы узды,Чыгыш ясаган район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Фаязович Салихҗанов,район мәдәният йорты директоры М.И.Кашапов,методист А.Ф.Фазлыева һәрберсе үз юнәлешендә узган елгы эшчәнлеккә  нәтиҗә ясадылар.

Дусай мәдәният йортында "Башваткыч" уены үткәрелде. Анда Баек җирле үзидарә башлыгы Сәхипгәрәев Айнур Рифкат улы, Иске Карамалы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Биктимерова Әнисә, Дусай авылында яшәүче Хаҗиев Самат хәм башкалар катнашты. Җанатарлардан аеруча Гәрәева Миләүшә,Әгълетдинова Әлифә актив катнаштылар.Элеге уен урелеп барган кичә зур югарылыкта утте. Тамашачыларга бик ошады.

13 январь көнне Баек мәдәният йортында "Искечә Яңа ел" бәйрәме үтте. Кичәдә җыр-бию, уеннар да булды. Авыл халкы күңелле ял итте.

Баек авылы китапханәчесе 3-5нче сыйныф укучылары өчен шагыйрь Илдус гыйләҗевның туган көне уңаеннан әңгәмә үткәрде.

Әмәкәй мәдәният йорты каршындагы тауда балалар өчен "Эх, рәхәт сон кыш көне!" дигән уен - ярыш оештырылды.

Метрәй авылы китапханәчесе 2-4 нче сыйныф укучылары белән язучы, публицист Фатих Әмирханга багышланган әдәби кичә үткәрде.

Предприятиеләр һәм оешмалар арасында кышкы спартакиада....

Михайловка авылы китапханәчесе язучы Гөмәр Бәшировка багышланган әдәби кичә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International