4 февраль көнне Район мәдәният йортында Баек авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!» концерты узды.
4 нче февраль көнне Мари Бүләр урта мәктәбенә методик ярдәм күрсәтү максатыннан мәгариф идарәсе методистлары чыктылар. Дәресләр карадылар, мәктәп документлары белән таныштылар.
4 нче февраль көнне Ташлыяр мәдәният йортында Тойгелде авыл жирлеге узешчәннәренең смотр конкурсы үтте.
Кряш Шуран мәдәният йортында шашка уеннары ярышы булып узды.
Баланны авыл мәдәният йорты тынып тормый. Авыл халкы концерт куярга әзерләнә.
Әмәкәй мәдәният йортында буш вакытларында балалар җыелалар һәм төрле уеннар уйныйлар.Баларга иң ошаган уен "Йөзек" уены булып чыкты. Алар ял иткән арада вакытка кыршау әйләндерделәр һәм төрле табышмакларга җавап бирделәр.
3 февраль көнне Мөслим лицее укучылары Дәүләт советында кунак булып кайттылар.
Студентлар музейда кунакта