Бәкәбез авыл клубында Өлкәннәребез хөрмәтенә музыкаль кичә оештырылды. Өлкәннәребезгә ихлас теләкләр, рәхмәт сүзләре әйтелде. Бәйрәм соңыннан чәй табыны артында дәвам итте, килгән кунаклар үткәрелгән чарадан бик кәнагать калып үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Сикия авыл клубында өлкәннәр көне узды.
7 октябрь көнне Яңа Карамалы авыл клубында "Без Казан өчен!" дигән исем астында тематик дискотека үткәрелде.
Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Без Казанны сайлыйбыз!" исемле тематик дискотека үткәрелде.
5 нче октябрь көнне район мәдәният йортында “Укытучылар көне” зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм тантанасында районның барлык мәгариф учреждениеләреннән укытучылар, тәрбиячеләр, җитәкчеләр, лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары катнашты.
Бәйрәмдә ел дәвамында узган республика һөнәри конкурсларның муниципаль туры җиңүчеләре, озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган бер төркем мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде.