ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Метрәй авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.

6 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "СУ-Е-ФА" чемпионаты үткәрделәр...

Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасы нәниләре белән "Урманның файдасы" исемендә тәрбия дәресе үткәрде.

Мәлләтамак авыл мәдәният йортында "Россия терроризмга каршы!" тематик дискотека булып узды.

Елгабаш авыл клубында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан укучылар арасында спорт буенча ярышлар булып узды.

Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә, мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан "Күңелле стартлар" ярышы оештырылдылар. Балалар төрле ярышларда һәм уеннарда катнаштылар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Олы Чакмак авыл мәдәният йорты "Умырзая" балалар бакчасында "Сәламәтлек - зур бәхет" дигән темага сәламәтлек дәресе уздырды.

Яңа Карамалы авыл клубы балалар бакчасы белән берлектә "Кошлар дөньясында" дип исемләнгән уен - әңгәмә үткәрделәр. Балалар аппликация ясадылар һәм уеннарда бик теләп катнаштылар.

Симәк авыл мәдәният йортында "Балаң кайда йори?!" исемле кичә уздырылды, соңыннан дискотека үткәрелде.

Кр.Шуран авыл мәдәният йортында "Терроризму скажем - НЕТ!" дигән темага әңгәмә булып узды. Терроризм турында видео каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International