ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Баек авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мәдәният йорты территориясен чүпләрдән арындырдылар, карларын чәчтеләр. 

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Төсләр илендә" исемле чара булып узды.

Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан Метрәй авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл үткәрде.

22 апрель - Халыкара җир көне. Шул уңайдан Яңа Усы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Җирләрне саклыйк!” исемле кичә үткәрде.

Мәлләтамак авыл мәдәният йорты территориясендә субботник оештырылды.

"Чисталык айлыгы" кысаларында Иске Карамалы авыл мәдәният йорты территориясендә өмә оештырылды: карлар чәчелде, бакча һәм бина алды чүптән арындырылды.

Ташлыяр авыл мәдәният йортында шагыйрә Л.Садриевага 55 яшь тулу уңаеннан әдәби очрашу булып узды. Очрашуда шагыйрәнең төрле елларда иҗат иткән шигырьләре укылды. Лилия Яссир кызы да килгән тамашачыга үзенең шигырьләрен бүләк итте.

18 апрель көнне Симәк зонасында "Яшь бөреләр" талантлы балалар фестиваленең сайлап алу туры булып узды. Биредә Симәк, Яңа Сәет, Елгабаш, Торыш, Краснояр авылларыннан конкурсантлар катнаштылар.

"Әллүки - моңлы көй" исемле Яр Чаллы эстрада - театр коллективы Мәллә - Тамак авыл мәдәният йортында чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International