Тат.Бүләр авыл китапханәчесе Илдар Юзеевның тууына 85 яшь тулу уңаеннан "Таныш моңнар" дип аталган китап күргәзмәсе ясады, китапларга күзәтү үткәрде.
Мари-Буләр авыл китапханәчесе укучы балалар арасында шахмат турниры уткәрде.
Шуганка авыл китапханәчесе студентлар белән очрашу оештырды, кунаклар үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр, киләчәк буынга киңәшләрен бирделәр.
Каенсаз авыл китапханәчесе "Хуш киләсең, Яңа ел!" исеме астында әләби - музыкаль кичә үткәрде. Бәйрәмдә мәктәп укучылары катнашты.
Крәш Шуран авыл китапханәсендә авыл яшьләре катнашында шагыйрь М.Мирзаның тууына 65 яшь тулу уңаеннан "Киек каз юлында" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үтте.
Октябрь авыл китапханәчесе шагыйрь Ш. Маннаповның тууына 80 яшь тулу уңаеннан яшьләр белән әнгәмә үткәрде, китап кургәзмәсе оештырды.
Михайловка авыл китапханәчесе яңа кайткан китапларга күзәтү үткәрде, китап кургәзмәсе оештырды.
Үзәк китапханәдә "Кызыклы башваткычлар" дип аталган уен узды. Уенда Мөслим лицее укучылары катнашты, ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр. Чара бик кызыклы узды. Шулай ук укучылар китапханәгә экскурсия дә ясадылар.
Шахмат буенча турнир
Баскетбол