31 декабрь көнне Тугаш авыл мәдәният йортында «Хуш киләсең, Яңа ел!» исемле бәйрәм чарасы булып узды. Чара барышында төрле матур концерт номерлары күрсәтелде һәм кызыклы уеннар уйнатылды.
Баланлы авыл мәдәният йортында "Хуш киләсең, Яңа ел!" исемле бәйрәм кичәсе булып узды. Төрле уеннар, җыр-бию, маскалар чыгышы, лоторея уеннары халык күңеленә хуш килде.
Районара мөселман яшьләре спартакиадасы узды
Мәллә-Тамак авыл китапханәсесе "Көмеш кыңгырау" газетасы уздырган "Әнием -кояшым" дигән конкурста катнашкан балаларга, кайткан бүләкләрне тапшырды. "Ярма" номинациясендә 1 урынны Раил һәм Ренал Шайгардановлар алды, "Рәсем" номинациясендә Артём Голубоцкий 2 нче урынга лаек булды, "Чәнечкеләр-калаклар" номинациясендә 3нче урынны Фаиз белән Адилә Мирсәитовлар яулады. Алар йомшак уенчыклар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Катнашкан һәр балага сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Үзәк китапханәдә гимназия укучылары өчен Мөхәммәт Мирзага багышланган әдәби кичә узды. Балалар язучыга багышланган перентация һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Симәк авыл китапханәсендә рус әдәбияте язучысы, әкиятче А.Н. Толстойның тууына 135 ел тулу уңаеннан "Буратино маҗаралары" дигән әкият кичәсе утте.
Районара мөселман яшьләре спартакиадасы башланды
Мөселман яшьләре арсында районара спартакиада
Скандинавча йөрү
Кул көрәше буенча ярыш утте