Дусай авыл мәдәният йорты директоры бик күп еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән Н.Галиеваны 65 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.
Иске Вәрәш авылы китапханәсендә "Авылыбызның горурлыгы" дип исемләнгән тематик кичә узды.
"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә әйләнә-тирә белән таныштыру.Балаларның уенчыклар турындагы белемнәрен киңәйтү, тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын формалаштыру, уенчык исемнәре, кайбер өлешләре һәм аларның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру-бүгенге көнебезнең максаты иде.
"Кубәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары су белән уйнарга бик яраталар.
"Карлыгач" балалар бакчасы беренче кечкенәләр төркеме балалары предметларның төсләрен танырга һәм атарга өйрәнәләр. Шушы эшчәнлекнең бер төре дидактик күнегү "Паровоз".
"Карлыгач" балалар бакчасы икенче кечкенәләр төркеме балалары, режим моментларында кинетик ком белән уйнарга яраталар. Мондый уеннар баланың кул моторикасын, иҗади күзаллавын үстерә.
"Миләшкәй" балалар бакчасы балалары логик фикерләү,мөстәкыйль һәм эшләү күнекмәләрен булдыру; пөхтәлек,тырышлык тәрбияләү максатыннан тозлы камыр белән эшләү алымнары белән таныштылар.Балалар эшләгән хезмәтләреннән бик канәгать калдылар.
"Миләшкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар халык бизәкләре белән танышуны дәвам итү, татар мәдәниятенә якынаю, үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү,бизәкләрне дөрес төзүне, урнаштыуны, игътибарлылыкны үстерү максатыннан домино"Татар орнаменты" уеннары уйныйлар.
«Ләйсән» балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркемендә “Сәламәтлек көне” узды. Балалар төрле ярышларда үзләренең җитезлекләрен сынадылар.
“Ләйсән” балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә психолог уйлау сәләтен үстерү, балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан үстерешле һәм дидактик уеннар уйнатты.